Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика муниципаль
районнарының заказ бирүче оешмалары өчен сатып алулар өлкәсендә
көндәшлекне үстерү буенча семинар узды.
Көндәшлекне үстерү стандартын (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның
17 апрелендәге 768-р номерлы күрсәтмәсе) гамәлгә ашыру, оешмаларны
административ җаваплылыкка тарту куркынычын минимальләштерү һәм
хуҗалык итүче субъектларның сатып алуларының үтә күренмәлелеген һәм
конкурентлылыгын арттыру максатларында, төбәктә конкуренцияне үстерү
буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы буларак Министрлык
тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль законны республика муниципаль
районнарының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә заказчы оешмалар
җитәкчеләре һәм тиешле белгечләре өчен гамәли куллану мәсьәләләре буенча
семинар оештырылды.
Әлеге чара сатып алулар өлкәсендә заказчыларның эш нәтиҗәлелеген
арттырырга, аларны административ җаваплылыкка тарту куркынычын
киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге чара кысаларында, КУЭ субъектларыннан сатып алулар нормативын 25 %
ка кадәр арттыруга кагылышлы үзгәрешләрне дә кертеп, законнардагы соңгы
мөһим үзгәрешләр, сатып алулар турында законнар нигезләмәләрен иң киң
таралган бозулар һәм административ хокук бозулар турында РФ Кодексы
нигезендә әлеге хокук бозулар өчен җаваплылык турында, шулай ук сатып алу
эшчәнлеген Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына туры китерү
турында мәсьәләләр каралды.
Законнар таләпләрен үтәү өчен, 223-ФЗ буенча барлык заказчыларга сатып
алулар турындагы тиешле нигезләмәләрдә КУЭ субъектларының товарлар
(эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуларда катнашу шартларын чагылдырырга
кирәк.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гына катнаша ала торган көндәшлекле
сатып алулар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сайлап алынган электрон
мәйданчыкларында электрон рәвештә үткәрелергә тиеш.