Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан эшкуарлары өч Халыкара күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарлары, регионның Икътисад министрлыгы ярдәме белән, агымдагы елның февралендә берьюлы өч халыкара күргәзмәдә – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Россиядә һәм Мисырда – үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Май орлыгы һәм майлы җимеш җитештерә торган «Агро-үсеш Экспорт» ҖЧҖ һәм табигый көнбагыш мае җитештерә торган «Вивид» ҖЧҖ Татарстан җитештерүчеләренең 2 шәхси стенды  Фарсы Култыгы илләренең Gulfood 2022 27 нче Халыкара азык-төлек, эчемлекләр, кунакханә-ресторан бизнесы һәм кулинария өчен җиһазлар күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Күргәзмә 13-17 февральдә Дубай шәһәрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узды.

нефть-газ тармагы өчен югары басымлы пыяла пластик торбалар җитештерүче «Стеклопластик торбалар заводы» ҖЧҖ нефть-газ тармагының 14-16 февраль көннәрендә Мисырның Каир шәһәрендә узган EGYPS 2022 халыкара күргәзмә-конференциясендә үз продукциясен тәкъдим итте.

Татарстанның тагын 3 эшкуары 21-24 февраль көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  «CPM – Collection Premiere Moscow – 2022» халыкара күргәзмәсендә үз продукциясен күрсәтте. Республиканың коллектив стендында аяк киемнәре җитештерә торган «Алтынай «ПК» ҖЧҖ, өске киемнәр җитештерә торган «ЛиТа» ҖЧҖ, шулай ук премиум класслы баш киемнәре һәм чәчкә аксессуарлар җитештерә торган «ТРИАРТ» (Vintage+) ҖЧҖ тәкъдим ителде.

Республика эшкуарларының халыкара дәрәҗәдәге күргәзмә чараларында катнашуы ТР Икътисад министрлыгына буйсынучы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән мөмкин булды.

Фонд күргәзмә стендын, шул исәптән күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзелеше, тәрҗемәче хезмәтләре өчен түләүне дә кертеп, бушлай оештырырга ярдәм итә. Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәдә катнашу җитештерүчеләргә үзләре җитештергән продукция турында белдерергә һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табарга мөмкинлек бирә. Ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Күргәзмәләрдә катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Петербург ур., 28. Консультацияне 8(843)524-90-90телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International