Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджетыннан бизнеска ярдәм итүгә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган структураларның капиталлашуын исәпкә алып, 4,53 млрд сум бүлеп биреләчәк.
КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы, эшкуарларга ярдәм итү өчен, айлык календарь төзегән, ул хисап тапшыру, мәҗбүри взнослар кертү һәм салым түләү срокларын искә төшерәчәк. Язның беренче аенда бизнесның төп бурычларыннан берсе – узган ел өчен хисап тоту һәм салым декларацияләрен тапшыру, алар буенча Салым хезмәте компанияне кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертү турында карар кабул итә. Әгәр бер елга салым декларациясен тапшырмаса, предприятие реестрдан төшереп калдырылачак һәм күп кенә ярдәм чараларына хокукны югалтачак.
1 мартта Эшкуар йортында тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган «#MyExport 2022. Логистика» конференциясе узачак.
Гыйнвар аенда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләре өчен «Маркетплейслар аккаунт-менеджеры» дигән бушлай онлайн-курс тәмамланды. Укулар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Үзәге тарафыннан оештырылды. Программада катнашучы 300 дән артык кеше аккаунт-менеджер һөнәрен үзләштерде: үз кибетеңне башлап җибәрергә һәм маркетплейсларда товарларны танытырга өйрәнделәр.
22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн сумлык грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Алексеевск бистәсендә IV чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск районы Советының XII утырышы булды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР ның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, район башлыгы Сергей Демидов катнашты.
25 февральдән 27 февральгә кадәр бөтен Татарстаннан 100 дән артык үзмәшгуль Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә KazanMall сәүдә үзәге мәйданчыгында үз продукциясен күрсәтәчәк
22 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Лаеш районында булды.
ТР Икътисад министрлыгы искәрткәнчә, яңа закон нигезендә халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуының яңа формасы кертелә. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның турыдан-туры катнашуы формасын инициативалы яки «халыкччан» бюджетлаштыру дип атыйлар. Халык җирле администрациягә үз проектларын кертү һәм аларны тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеге ала. Гражданнарның шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуы өчен бердәм механизм булдырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фондының Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – ЦПЭ) 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре Экспортка ярдәм итү үзәкләре рейтингында, 2020 елга карата берьюлы 18 позициягә күтәрелеп, 6 нчы урынны алды.