2022 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,4 млрд сум каралган

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Федераль һәм республика бюджетлары акчаларын социаль инфраструктура объектлары, юллар төзүгә, уңайлы мохит булдыруга, су объектларын чистартуга тоту планлаштырыла.

2022 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектлар чараларын финанслау лимиты 29,4 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Бу акчаларның зур өлеше федераль бюджеттан – 19,1 млрд сум бүлеп биреләчәк, тагын 10,3 млрд сум республика бюджетыннан өстәләчәк.

Казан шәһәрендә балалар бакчасы һәм Тукай районының Шилнәбаш авылында мәктәп төзелеше демографик вәзгыять өлкәсен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Сәламәтлек саклау һәм спорт өлкәсендә 49 сәламәтлек саклау объекты модернизацияләнәчәк, һәм 3 спорт объектын төзү һәм ремонтлау эшләре тәмамланачак  (Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында ябык шугалак төзелешен тәмамлау, Апас һәм Баулы мәктәпләрендә 2 спорт залына капиталь ремонт ясау)

Мәдәниятне үстерү өлкәсендә  12 мәдәният объектын төзү һәм ремонтлау (Арча, Баулы, Яшел Үзән һәм Кукмара (2 объект) районнарында авыл мәдәният йортлары, Чүпрәле районында күп функцияле үзәк, Мамадыш районында мәдәни-ял итү үзәге, Арча районында сәнгать мәктәбе, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә Мәдәни үсеш үзәкләре, Түбән Кама шәһәрендә Яшь тамашачы театры, Лаеш шәһәрендә музей).

Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру кысаларында Югары Ослан районындагы «Түбәтәй Тауер» объекты өчен 33 парк һәм скверны һәм туристик инфраструктураны төзекләндерү, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәренең торак комплекслары өчен инфраструктура булдыру, Питрәч районындагы «Царево усадьбасы» торак комплексында хуҗалык-көнкүреш канализациясенең чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү планлаштырыла.

4 су объектын чистарту буенча чаралар экологик хәлне яхшыртуга (Лаеш районының Державино авылында буаны, Лаеш районының Никольское авылында Мишә елгасының уң кушылдыгын һәм Мамадыш шәһәренең Нократ елгасының уң кушылдыгын, шулай ук Мамадыш районының Кама Урман хуҗалыгы авылында Бөрсет елгасы үзәнен чистарту эшләрен дәвам итү), Самосырово полигонын һәм ләмле кырларны рекультивацияләүне, шулай ук Казан шәһәрендә БОСК төзелешен дәвам итүгә юнәлтелгән.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм аграрийлар өчен ярдәм чаралары планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, илдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. 2020 елның 21 июлендә РФ Президенты Указы белән илкүләм максатларга ирешү срогы 2030 елга кадәр үзгәртелде. Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, талантларны үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшкуарлык уңышлылыгын арттыру төп максатлар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International