Россия Хөкүмәте 2021 елда бирелгән ФОТ 3.0 буенча кредитларны субсидияли

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте чәршәмбе, 2 март утырышында ФОТ 3.0 ярдәм программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда төзелгән бизнес белән 40 мең кредит килешүләре буенча йөкләмәләр үтәргә мөмкинлек бирәчәк субсидияләр бирүне хуплады.

Эшмәкәрләргә түбән ставка буенча кредитлар алырга мөмкинлек бирә торган ФОТ 3.0 программасы бизнеска эш урыннарын саклап калырга, шулай ук хезмәт хакы, аренда һәм коммуналь түләүләр буенча йөкләмәләрне үтәргә ярдәм итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Икътисади үсеш министрлыгында аңлатуларынча, 2022 елга бүлеп бирелгән 6,2 млрд сум күләмендәге акчалар ФОТ 3.0 нең беренче һәм икенче этаплары заемчылары өчен ташламалы 3 % лы ставканы субсидияләүгә юнәлдереләчәк. Бу акчалар Хөкүмәтнең бизнес алдындагы йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәчәк, моның бигрәк тә агымдагы шартларда мөһим икәнлеген ассызыклады ведомство вәкиле.

Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников сүзләренә караганда, финанслау беренче чиратта җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы, мәдәният һәм спорт өлкәсеннән компанияләргә – барлык пандемия чорында мәшгульлекнең кимендә 90% ын саклап калганнарга ярдәм итәчәк.

Шуны искәртик: ФОТ 3.0 буенча ташламалы кредит бирү программасы эшкуарлык эшчәнлеген яңадан торгызуга һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа үзенең нәтиҗәлелеген һәм ихтыяҗын күрсәтте. Беренче этап кысаларында, 2021 елның 9 мартыннан 1 июленә кадәр, 57,4 млрд сумлык 16,3 мең кредит шартнамасе төзелгән, 420 мең эш урыны саклап калынган. Икенче этап кысаларында, 2021 елның 1 ноябреннән 30 декабренә кадәр, 89 млрд сумга якын 26,3 мең кредит шартнамәсе төзелгән. Бу компанияләрдә 644 меңгә якын кеше эшли.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Татарстан – 2021 елда ФОТ 3.0 программасы белән эшкуарлар алган ярдәм күләме буенча лидерларның берсе. Республиканың 1163 эшмәкәре ташламалы кредитлар алды. Татарстанның бизнес вәкилләренә 4,3 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы материаллары буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International