Татарстанда эшкуарлар өчен «Кайнар линия» эшли

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Консультация алу өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.

Агымдагы елда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,23 млрд сум каралган, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның – ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм ТР Гарантия фондының капитальләшүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Финанслау нәтиҗәсендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак: ташламалы микрозаймнар һәм займнар, поручительлекләр, субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча барлык үз йөкләмәләрен һәм игълан ителгән чараларны тулысынча үтәвен дәвам итәчәк.

Хәзер Министрлык ярдәм продуктларын үзгәргән икътисади шартларга яраклаштыру өстендә эшли. Хәзерге вакытта аларны үзгәртеп кору, шулай ук өстәмә ярдәм чаралары эшләү өчен гамәлдәге барлык программаларга анализ ясала.

Эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алырга, тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук бизнесның конкрет сорауларына ярдәм чараларын сайларга кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International