Президент Владимир Путин Мәскәүдә, Татарстанда, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә микропредприятиеләрне салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына (АУСН) күчерү буенча эксперимент үткәрү турында законнар пакетын имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
База законы бу төбәкләрдә 2022 елның 1 июленнән 2027 елның 31 декабренә кадәр «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрүне күздә тота. Алардан әлеге дүрт субъектта үз эшчәнлекләрен алып бара һәм салым исәбендә тора торган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр ирекле рәвештә файдалана алалар.
Экспериментта катнашучыларга таләпләр: еллык керем – 60 млн сумга кадәр, ялланып эшләүчеләр саны – биш кешегә кадәр. Әгәр салым салу объекты булып керемнәр тора икән, эксперимент кысаларында салым ставкасы 8 % тәшкил итәчәк, ә чыгымнары тотып калынган керемнәр булса – 20 %. Мондый оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шулай ук иминият взносларының нульле ставкалары билгеләнә.
Экспериментта катнашучыларга салым декларацияләрен әзерләргә һәм тапшырырга кирәкми – түләүләр контроль-касса техникасы һәм банк счетлары буенча хәрәкәт күрсәткечләре нигезендә автомат рәвештә исәпләнәчәк икәнлеген аңлатты Премьер-министр Михаил Мишустин. Яңа режимга күчү өчен, салым түләүченең шәхси кабинеты аша Салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк булачак.