ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында социаль эшкуарлар өчен бушлай семинарлар сериясе старт ала. 21 июньнән 30 июньгә кадәр Татарстанның 9 шәһәрендә «Социаль предприятие булу, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге» темасына укыту семинарлары узачак.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча сигез төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 4,2 млрд сум тотылачак.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, узган елгы нәтиҗәне 61 позициягә яхшыртып, Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында рейтингның 6 нчы урынында тора.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Санкт-Петербургта XXV Петербург халыкара икътисади форумы (ПХИФ-2022) старт алды, ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия тарафыннан республиканың социаль юнәлешле бизнесыннан 143 гариза хупланды.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы нигезендә РФ Хөкүмәте Кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүгә тагын 9 млрд сум бүлеп бирәчәк. Чара 20,6 мең эшкуарны финансларга ярдәм итәр дип планлаштырыла.

 

«Очыш – стартаптан IPOга кадәр» стратегик инициативасы кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды «Старт» программасы кысаларында «Старт – 1» бәйгесенә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Бер атна эчендә Россия икътисадын барлыкка китерә торган оешмаларның әйләнештәге акчаларын тулыландыруга ташламалы кредит бирү программасы буенча элек бирелгән гаризалар буенча 4,7 млрд сум бирелгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

РФ Үзәк банкының төп ставкасы 9,5 % ка кадәр кимү белән үк ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Үзәк банк ставкасы 20 пунктка кадәр күтәрелгәнче гамәлдә булган күрсәткечләргә кире кайтарып, бизнес өчен микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте. Әлеге карар Татарстанда бизнесны үстерү өчен ташламалы финанслау мөмкинлеген арттыруга бәйле.

Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, 10 марттан бизнесны планлы тикшерүгә мораторий эшли. ТР Икътисад министрлыгы тыюны үтәүнең мониторингын алып бара, бүгенге көндә бизнестан мораторий бозу фактлары турында шикаятьләр килмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International