Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнаша

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Санкт-Петербургта XXV Петербург халыкара икътисади форумы (ПХИФ-2022) старт алды, ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Гадәттәгечә форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Икътисад министрлыгыннан форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаша.

ПХИФ-2022 нең төп темасы – «Яңа дөнья – яңа мөмкинлекләр». Россия һәм дөнья сәясәтчеләре, эшлекле даирәләр вәкилләре, экспертлар яңа шартларда икътисадның тотрыклы үсешен ничек тәэмин итү турында фикер алышачак.

Форумның беренче көнендә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашу булды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Архангельск өлкәсенең уртак эш тәҗрибәсе бар.

Яклар шулай ук үзара товар әйләнеше мөмкинлекләре һәм күләмнәре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан йөк автомобильләре, суднолар төзелеше продукциясе, фармацевтика продукциясе һ. б. белән тәэмин итүне киңәйтү яклы. Мөһим юнәлеш булып цифрлаштыру тора.

Ахырда Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022 – 2024 елларга чаралар планы имзаланды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комисаров белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешүнең асылы – төрле өлкәләрдә яшь гражданнарга шәхси һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирә торган проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча яңа механизмнар булдыру, талантларны ачыклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату.

252 меңнән артык татарстанлы аның проектларында катнашкан һәм 1801е конкурс һәм олимпиадаларда җиңүчеләр исемлегенә кергән инде. «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы – үзеңне күрсәтү, үз потенциалыңны бәяләү мөмкинлеге ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International