РФ Үзәк банкының төп ставкасы 9,5 % ка кадәр кимү белән үк ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Үзәк банк ставкасы 20 пунктка кадәр күтәрелгәнче гамәлдә булган күрсәткечләргә кире кайтарып, бизнес өчен микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте. Әлеге карар Татарстанда бизнесны үстерү өчен ташламалы финанслау мөмкинлеген арттыруга бәйле.
Үзгәрешләр берьюлы берничә продуктка кагылды. Сүз иң популяр «Содействие» микрофинанс программасы турында бара, биредә ставка елына 9 % тан 5,5 % ка кадәр киметелгән, программа алучыларның максималь киң даирәсенә исәпләнгән һәм 2 елга 5 млн сумга кадәр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
«Импортны алмаштыру»– шартларны йомшартуга кагылышлы тагын бер продукт, биредә ставка 9 дан 5 % ка кадәр киметелде. 3 елга кадәр вакытка 5 млн сумга кадәрле микрозайм, Республика маркетинг үзәге ресурсларыннан файдаланып, дус булмаган илләрдә җитештерелә торган товарларны, чималны һәм материалларны алыштыру өчен, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәләреннән КУЭ субъектларына туры килә.
Шулай ук рреспубликаның сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре һәм социаль эшкуарлар өчен микрозаймнар буенча ставкалар 4,5 % ка кадәр кимегән. Аларга 3 елга кадәр 5 млн сумга кадәр финанслау каралган. Экспорт юнәлешле КУЭ субъектлары өчен ставка 5,5% ка кадәр кимеде, алар, 0,1 % ка кадәр максималь түбән ставка белән 3 елга 5 млн сумга кадәр алар ташламалы финанслау сорап, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды»на мөрәҗәгать итә алалар.
ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды портфелендә 0,1 % тан 5,5 % ка кадәрле процент ставкасы белән 6 микрофинанс продукты бар. Микрозаймнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый. Яңа ставка буенча микрозаймны 14 июньнән рәсмиләштерергә мөмкин.
Микрозаймнарга гаризаны эшкуарлар электрон рәвештә 24/7 режимында ФАСТТРЕК.РФ порталы аша тапшыра алалар.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.