Тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы нигезендә РФ Хөкүмәте Кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүгә тагын 9 млрд сум бүлеп бирәчәк. Чара 20,6 мең эшкуарны финансларга ярдәм итәр дип планлаштырыла.
Акча кече һәм урта бизнеска инвестиция проектларына, рефинанслауга һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит бирә торган КУЭ Банк аша биреләчәк.
Ташламалы кредитлар «ПСК Инвестиция», «ПСК Оборотная», «1764», «Экспресс-кредитлау» федераль программалары буенча КУЭ Корпорациясенең зонтик поручительстволары астында бирелә.