Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында республика икътисадының тотрыклы үсеше буенча урынга барып эшче төркем утырышын уздырды – ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Яр Чаллыда булдылар, анда система барлыкка китерә торган предприятиеләрне карадылар, компанияләр җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар.
Дәүләт Думасы үзмәшгульләргә товар билгеләрен теркәргә рөхсәт бирүче законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте. Закон үз көченә кергәннән соң, чит ил гражданнары, Шәхси эшмәкәр статусын расламыйча гына, Россиядә товар билгеләрен терки алачаклар.
ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, компанияләрнең гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерү өчен, экспресс-сервис эшләтеп җибәрде. Хәзер эшкуарлар бер клик белән поручительство алу мөмкинлеге турында белә алалар.
Бүген Татарстанда «Август-Агро» компаниясенең «Зөя-Ашлык продукты» ҖЧҖ элеваторы төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул шулай ук Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең (СММЛЦ) башка резидентларында – KazanExpress Татарстан интернет-ритейлерының яңа склад комплексында һәм «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ премиум-класслы тротуар плиткасы җитештерү заводында булды.
2021 елда Татарстанның 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. Акчалар «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм поручительлекләр рәвешендә бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Куйбышев һәм Горький тимер юллары, тармак министрлыклары, система барлыкка китерә торган предприятиеләр вәкилләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышның төп мәсьәләсе санкцияләр шартларында логистика белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү булды.
Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә үзмәшгульләр саны 5 миллионга җиткән, Татарстан Республикасында аларның саны 195 меңнән артып китә. Россия буенча көндәлек үсеш – 8,5 мең кеше. 2019 елда эксперимент башланганнан бирле илебез үзмәшгульләре 1,1 трлн сумлык табыш теркәгән һәм 40 млрд сумлык салым түләгән. Бер көндә үзмәшгульләрнең гомуми кереме 2 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Татарстан медицина чыгым материалларын җитештерүче җиһазлар сатып алу һәм җитештерүне киңәйтү өчен 2,8 млн сум күләмендә микрофинанслау җәлеп итте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан ташламалы ставка белән «Импортны алмаштыру» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә акча алу мөмкин булды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, ТР Инвестиция-венчур фонды, «Татарстан проектлары» АҖ, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды хезмәткәрләре, район башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Утырышта тулыландыру түбән булган «Буа» һәм «Актаныш» сәнәгать паркларының алга таба үсеше каралды, шулай ук резидентлар куя торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Стратегик инициативалар агентлыгы Бөтенроссия инклюзив практикаларны сайлап алуы башлану турында игълан итте. Тәкъдим ителгән практикалар әлеге яңа инициативаларны гамәлгә кертергә әзер булган бизнесны методологик яктан тәэмин итү өчен нигез булачак. Сайтта (https://smarteka.com/inclusive) конкурс шартлары белән танышырга һәм гариза тапшырырга мөмкин.