Татарстанның 9 шәһәрендә социаль эшкуарлар өчен махсус семинарлар узачак

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында социаль эшкуарлар өчен бушлай семинарлар сериясе старт ала. 21 июньнән 30 июньгә кадәр Татарстанның 9 шәһәрендә «Социаль предприятие булу, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге» темасына укыту семинарлары узачак.

Семинарлар гамәлдәге эшкуарларга да, киләчәктә социаль бизнес-проектларын гамәлгә ашырырга ниятләүчеләргә дә кызыклы булачак. Беренче семинар 21 июньдә Менделеевскида һәм Яр Чаллыда узачак. Аннары Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә узачак.

Чараларның спикерлары: Михаил Унтура– «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ нең сертификатлы тренеры; Антон Дыганов – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе урынбасары.

Спикерлар максатчан ярдәм алу өчен Социаль предприятиеләр исемлегенә ничек керергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Семинарда катнашучылар шулай ук социаль юнәлешле бизнес өчен мөмкин булган ярдәм чаралары турында да белем алачаклар.

Чараларда социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, социаль предприятиеләр реестрына кермәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларын гамәлгә ашырырга теләгән физик затлар катнаша ала.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фондының «Минем Бизнес» төбәк үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Теркәлү өчен https://vk.cc/cdS9UC сылтамсы буенча керергә мөмкин.

Теркәлү узу буенча инструкция-навигация: https://disk.yandex.ru/d/urwf6RaaTjA1aQ

Катнашу турында консультация алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International