Татарстанның система барлыкка китерә торган предприятиеләренә атна эчендә 4,7 млрд сумлык ташламалы кредитлар бирелде

2022 елның 10 июне, җомга

Бер атна эчендә Россия икътисадын барлыкка китерә торган оешмаларның әйләнештәге акчаларын тулыландыруга ташламалы кредит бирү программасы буенча элек бирелгән гаризалар буенча 4,7 млрд сум бирелгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Агымдагы шартларда икътисадның тотрыклы үсеше күбесенчә республиканың тулаем төбәк продуктының яртысын формалаштыручы система барлыкка китерә торган предприятиеләрнең өзлексез эшенә бәйле», – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр билгеләп үткәнчә, баланс комиссияләре эше кысаларында агымдагы мәсьәләләрне карау белән беррәттән, рисклары булган система барлыкка китерә торган предприятиеләрне өстенлекле тәртиптә карарга кирәк.

«Предприятиеләр белән бергә проблемалы мәсьәләләр буенча ситуациягә җентекләп игътибар итәргә һәм, дәүләт ярдәме чараларын максималь файдаланып, конкрет карарлар эшләргә кирәк», – дип өстәде министр.

Республиканың система барлыкка китерә торган предприятиеләренә барлыгы 51,8 млрд сумлык ташламалы кредитлар алуга гаризалар хупланды, 30,2 млрд сум, шул исәптән бу атнада 4,7 млрд сум алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International