Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына 4,2 млрд сум акча тотылачак

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча сигез төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 4,2 млрд сум тотылачак.

Финанслауның зур өлеше – 2,4 млрд сум – «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ проектына юнәлтелгән, аның кысаларында быел Питрәч һәм Лениногорск районнарында табиб амбулаторияләре, Казан шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында сырхауханәләр, Әлмәт районында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге, 29 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Шулай ук республика районнарында 12 поликлиникага, Зәй һәм Кайбыч районнарында хатын-кызлар консультацияләренә, Лениногорск районында үзәк район хастаханәсенең гериатрия бүлегенә капиталь ремонт башланды.

Моннан тыш, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларына 17 автомобиль һәм 1 256 берәмлек җиһаз сатып алыначак.

Шулай ук «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында кан тамырлары үзәкләре һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре өчен җиһазлар, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен дару препаратлары, «Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы өчен җиһазлар сатып алыначак.

Гражданнарга профилактик тикшерүләр үткәрү, медицина ярдәме күрсәтү өчен авиация хезмәте белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырылачак, табибларга социаль һәм дәүләт ярдәме чаралары күрсәтеләчәк.

Илкүләм проект кысаларында планлаштырылган барлык чараларны гамәлгә ашыру ел йомгаклары буенча балалар поликлиникаларының 95 % ында заманча инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирәчәк, гражданнарның 55 % тан артыгы диспансерлаштыру яисә профилактик тикшерү узачак, табибка язылуның яртысына якыны дистанцион рәвештә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International