«Очыш – стартаптан IPOга кадәр» стратегик инициативасы кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды «Старт» программасы кысаларында «Старт – 1» бәйгесенә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.
Программа үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерүнең зур потенциалына ия булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен файдаланып, яңа продукция, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацияле предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бәйгедә физик затлар һәм юридик затлар –кече эшкуарлык субъектлары катнаша ала. Гаризаны Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша fasie.ru сайтта 2022 елның 5 сентябренә кадәр бирергә мөмкин.
Ярдәмнең төп параметрлары: грант күләме – 4 млн сумга кадәр; НИОКРны үтәү срогы грант шартнамәсе төзелгәннән соң 12 ай (2 этапта) тәшкил итә.
Бәйге кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына:
Грант шартнамәсе нәтиҗәләре буенча, грант алучы тарафыннан интеллектуаль милек булдырылырга, аның хокукы грант алучы предприятиегә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, «Очыш – стартаптан IPOга кадәр» стратегик инициативасы технологик компанияләрнең биржага чыгуы инновацион өлкәдә инвестицион климат өчен төп күрсәткеч булырга тиешлеген күз алдында тота. Икътисади үсеш министрлыгы планнары буенча, 2024 елга IPO уздырган кече һәм урта капитализация компанияләре саны 30 дан да ким булмаска тиеш. Моңа чыгымнарның яртысын дәүләт үз өстенә алачак.
Гаризалар бирү белән бәйле сораулар буенча консультация ярдәме сорап, +7 (495) 231-19-06 доб 124 һәм 142 телефонына шалтыратып яисә e-mail аша info@fasie.ru мөрәҗәгать итегез.