Татарстан бизнесыннан тикшерүгә мораторийны бозу турында шикаятьләр килмәде

2022 елның 10 июне, җомга

Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, 10 марттан бизнесны планлы тикшерүгә мораторий эшли. ТР Икътисад министрлыгы тыюны үтәүнең мониторингын алып бара, бүгенге көндә бизнестан мораторий бозу фактлары турында шикаятьләр килмәде.

Министрлык искәрткәнчә, контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүне тыю барыбер дә бозылган очракта, ТР эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре бу хакта берничә ысул белән хәбәр итә ала.

Мәсәлән, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «контроль органнарның хәл ителешенә шикаять» дигән махсус бүлегендә. Мондый шикаятьне карау вакыты, аны бирү көнен санамыйча, 1 эш көне тәшкил итә.

Шулай ук мораторийны бозу фактлары турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына, махсус электрон почта адресына гариза юллап, хәбәр итәргә була proverki.net@economy.gov.ru.

Әгәр эшкуар тикшерүче карары белән килешмәсә – судка кадәр шикаять бирү системасында, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша (15 эш көне карала) шикаять бирергә мөмкин.

Моннан тыш, эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль сервислары эшли.

КУЭ Корпорациясенең «Сервис 360°» ресурсы аша бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен corpmsp.ru/360 сайтында кире элемтә формасын тутырырга кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер калдыру яки шикаять җибәрү мөмкинлегеннән тыш, сервис дәүләт ярдәме чаралары, санкцияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында һ. б. мәгълүматны үз эченә ала.

Шулай ук алда мин әйтеп киткән «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсына да мөрәҗәгать итәргә була. Экспертлар хокук бозуларны кисәтү буенча гамәли киңәшләр бирәчәкләр яки җибәрелгән хокук бозуларны ничек төзәтергә кирәклеген күрсәтәчәкләр. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен ресурсның кайнар линия номеры 8-800 222 37 22 аша яки күрсәтелгән сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International