Татарстанның 143 кече һәм урта эшкуарлык субъекты социаль предприятиеләр исемлегенә керәчәк

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия тарафыннан республиканың социаль юнәлешле бизнесыннан 143 гариза хупланды.

Комиссиягә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасына керүче дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керде.

«Социаль предприятие» статусын социаль яклауга мохтаҗ категорияләрдәге гражданнарны эшкә урнаштырган яисә шундый гражданнар җитештергән товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) сатучы, яки мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатучы эшкуарлар, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр, барыннан да элек, балаларның ялын, сәламәтләндерүне һәм үсешен тәэмин итүчеләр, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар ала ала.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 117 кече һәм урта эшкуарлык субъекты социаль предприятие дип танылды, шул ук вакытта агымдагы чорда комиссия 143 гаризаны хуплады, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдән кергән гаризалар күләме дә артты. ТР Икътисад министрлыгы ел дәвамында предприятиеләрдән гаризалар кабул итә.

Исемлеккә кертү предприятиеләргә дәүләт финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген ача.

Шул исәптән, 2022 елда социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр өстәмә грант ярдәме каралган. Бушлай алынган акчаларны теләсә нинди нигезле эшкуарлык максатларына, шул исәптән биналарны арендалауга һәм ремонтлауга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, җиһазлар сатып алуга һ. б. юнәлдерергә мөмкин.

Шулай ук социаль предприятиеләр еллык 4,5 % белән 5 млн сумга кадәр ташламалы финанс ярдәме алырга мөмкин.

Өстәмә рәвештә социаль эшкуарларның эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган тематикалы күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашуын, «Социаль эшкуарлык» продукты буенча лизинг ярдәмен оештыру мөмкинлеге каралган.

Консультацияләр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыныңСоциаль өлкә инновацияләр үзәгендә (fpprt.ru): Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт.18 каб.; ((843) 222-90-60 (доб. 102) телефоны аша үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International