Татарстан ил субъектларында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү рейтингында беренче унлыкка керде

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, узган елгы нәтиҗәне 61 позициягә яхшыртып, Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында рейтингның 6 нчы урынында тора.

Регионнарның беренче бишлеге түбәндәгечә: Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Карелия Республикасы, Мурманск өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре.

Рейтинг ел саен Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан төзелә һәм ил субъектларында дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсен исәпли.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы методологиясе нигезендә, субъектта дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсе өч факторны бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә, атап әйткәндә:

- хисап елында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру динамикасы (вес ×70 %);

- алдагы елларда дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыруның тупланган тәҗрибәсе (вес ×20 %);

- норматив-институциональ мохит торышы (вес ×10 %).

Нәкъ менә беренчесенең – дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру динамикасы буенча иң мөһим факторның өлеше Татарстан нәтиҗәләрен яхшырту өчен хәлиткеч күрсәткеч булды. Әлеге компонент буенча республика башка төбәкләр арасында 5 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International