Инвестицион кредитлауның пилот программасы буенча ставкалар кече һәм микро предприятиеләр өчен 4 % ка, урта бизнес өчен 2,5 % ка кадәр кимеде. «1764» программасы буенча ташламалы кредитның максималь ставкасы хәзер 10,25 % тәшкил итә. «ПСК» кредит программасы буенча чик ставка 10,5 % ка кадәр кимеде. Россия Банкының төп ставкасы үзгәрү аркасында ставкаларның кимүе мөмкин булды.
Компанияләргә административ басымны киметү инструменты буларак мораторий турында, республикада тикшерүләр санын 11 тапкыр киметү, тикшерүләрне профилактик визитлар белән алыштыру турында Business FM радиосыннан 22 сентябрьдә 14.15 һәм 20.00 сәгатьтә, шулай ук 23 сентябрьдә 12.15 һәм 13.15 сәгатьләрдә (ял көннәрендә кабатлаулар) Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова сөйләячәк.
Иртәгә, 21 сентябрьдә, 16.00 сәгатьтә «Россия банклары – XXI гасыр» XIX Халыкара банк форумы кысаларында Россиядә партнерлык финансларының торышына һәм үсеш перспективаларына багышланган панель дискуссия узачак.
Бүгенге көннән ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе моношәһәрләр эшкуарларыннан гаризалар кабул итә башлады. Хәзер алар инвестпроектларга 1 млрд сумга кадәр кредит һәм 750 млн сумга кадәр инфраструктурага финанслашудан файдалана алалар.
21 сентябрьдә Казанда яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче экспортерлар өчен «Кытай: экспорт проблемалары һәм мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл узачак. Катнашучылар Кытай базарында төп реклама инструментларын караячаклар һәм экспортерларга ярдәм итү чаралары турында беләчәкләр.
24 сентябрьдә Казанда киң күләмле гастрофестиваль узачак, анда Татарстан Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк үзәге ярдәме белән республика үзмәшгульләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә алачаклар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Министр сессиядә доклад белән чыгыш ясады.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкк инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына агымдагы елда 1 млрд сумнан артык күләмдә ташламалы финанс ярдәме алырга ярдәм итте.
Иртәгә, 20 сентябрьдә, 14:30 сәгатьтә Татарстан эшкуарлары өчен заманча банк коралларына һәм ярдәм программаларына багышланган вебинар узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Марокко Корольлегендә һәм Көньяк Африка Республикасындагы Россия Федерациясенең Сәүдә вәкилләре катнашында «Африка: экспорт мөмкинлекләре» вебинары үткәрәчәк.