Татарстан эшкуарларына кече һәм урта эшмәкәрлек илкүләм проекты ярдәмендә 1 млрд сумнан артык финанс ярдәме бирелде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкк инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына агымдагы елда 1 млрд сумнан артык күләмдә ташламалы финанс ярдәме алырга ярдәм итте.

2022 елда Дәүләт микрофинанс ярдәменнән эшкуарлык эшчәнлегенең якынча 600 субъекты файдаланган, алар арасында республиканың 137 үзмәшгуль гражданы бар.

«Финанс ярдәме эшкуарлык активлыгы потенциалын стимуллаштыра, үз акчаларын җәлеп итмичә, бизнесны үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеге саннар белән раслана. Без дәүләт финанс ярдәме алган предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеген анализлыйбыз һәм беренче яртыеллык йомгаклары буенча мондый компанияләрдә эшләүчеләр саны, уртача айлык хезмәт хакы һәм чыгарылган продукция күрсәткечләре артуны теркибез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез: финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тормышка ашыра. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 6 ташламалы микрофинанс продукты эшли. Заемчылар категориясенә карап, эшкуарларга 0,1 % тан 5,5 % ка кадәр микрозаймнар бирелә.

Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның иң чик суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Һөнәри керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит – 500 мең сум. Микрозаем бирүнең максималь вакыты – өч ел.

Моннан тыш, залог белән тәэмин ителмәгән яисә җитмәгән очракта, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре Гарантия Фондына мөрәҗәгать итә алалар, аның арсеналында бизнесның төрле категорияләре өчен 10 нан артык гарантия продуктлары бар: КФХлар өчен, индустрия һәм сәнәгать парклары өчен, экспортерлар өчен, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшкуарлар өчен һәм башкалар.

Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр» республика мәгълүмат системасында һәм ФАСТТРЕК.РФ. порталында микрозаем алу өчен онлайн гариза бирә алалар.

Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International