Компанияләргә административ басымны киметү инструменты буларак мораторий турында, республикада тикшерүләр санын 11 тапкыр киметү, тикшерүләрне профилактик визитлар белән алыштыру турында Business FM радиосыннан 22 сентябрьдә 14.15 һәм 20.00 сәгатьтә, шулай ук 23 сентябрьдә 12.15 һәм 13.15 сәгатьләрдә (ял көннәрендә кабатлаулар) Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова сөйләячәк.
Әңгәмә барышында спикер профилактик визит уздыру, тикшерүдән баш тартырга теләүче эшкуарларның хокукларына кагылышлы детальләрне әйтәчәк.
Моннан тыш, юкка чыгарылмый торган контроль төрләре темасы да кузгатылачак. Business FM 93,5 FM ешлыгында сөйли.
#Татарстан #Бизнес #проверкибизнеса