Бүгенге көннән ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе моношәһәрләр эшкуарларыннан гаризалар кабул итә башлады. Хәзер алар инвестпроектларга 1 млрд сумга кадәр кредит һәм 750 млн сумга кадәр инфраструктурага финанслашудан файдалана алалар.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк моношәһәрләргә ярдәм итү белән профильле үсеш институты – «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма шөгыльләнә иде. 2020 елда РФ Хөкүмәте үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында Фондны бетерү турында карар кабул итә. Аның вәкаләтләре тулысынча ВЭБ.РФ га күчте.
ВЭБ.РФ Күзәтү советы раслаган моношәһәрләрдән проектларны финанслау тәртибе нигезендә, эшкуарлар түбәндәгеләргә исәп тота ала:
1. кредитлар:
• еллык 1 % белән 5 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр 15 ел вакытка (КУЭ» корпорациясе гарантиясе яисә банк гарантиясе белән);
• еллык 5 % белән 250 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр 15 ел вакытка р (залогка һәм башка тәэмин итү);
• еллык 0 % белән 5 млн сумнан 50 млн сумга кадәр 4 елга кадәр вакытка агымдагы эшчәнлеккә (Федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы булган моношәһәрләр өчен);
• еллык 0 % белән 5 млн сумнан 250 млн сумга кадәр 15 елга кадәр вакытка капитал туплауларга (Федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы булган моношәһәрләр өчен);
2. кире кайтармый торган финанслашу:
• инвестпроектларга инфраструктура объектлары – максималь 750 млн сумга кадәр (ВЭБ.РФ объектның гомуми бәясенең 95 % ына кадәр финанслаша)
• халык саны 50 мең кешегә кадәр булган моношәһәрләр өчен социаль инфраструктура объектлары – максималь 750 млн сумга кадәр (ВЭФ.РФ объект бәясенең 50 % ына кадәр финанслаша).
Инвестпроект инициаторына таләпләр, шулай ук ВЭБ.РФ да акча алу өчен кирәкле документлар пакетын биредә табарга мөмкин.