Иртәгә, 21 сентябрьдә, 16.00 сәгатьтә «Россия банклары – XXI гасыр» XIX Халыкара банк форумы кысаларында Россиядә партнерлык финансларының торышына һәм үсеш перспективаларына багышланган панель дискуссия узачак. Дискуссиядә катнашучылар үз эшчәнлекләрендә партнерлык финанславы өлкәсендә эшләүче оешмалар алдында торган каршылыкларны һәм аларны, барыннан да элек, секторны җайга салу системасын формалаштыру позицияләреннән җиңү мөмкинлекләрен караячаклар. Чараның спикерлары: банк өлкәсе вәкилләре, ислам финанс оешмалары җитәкчеләре, хакимият вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен онлайн-трансляция булачак. Керү өчен pr@asros.ru адресына ФИА, вазыйфа, ММЧ исеме, телефон һәм электрон адрес җибәрергә кирәк.