21 сентябрьдә Казанда экспортлаучы эшкуарлар өчен «Кытай: экспорт проблемалары һәм мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар дөньядагы иң зур базарны, аның мөмкинлекләрен, проблемаларын һәм сату үзенчәлекләрен өйрәнделәр.
Kazan Digital Week – 2022 цифрлы формада дәүләт һәм муниципаль милекне сату буенча аукционнарны оештыру һәм үткәрү өлкәләрендәге проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булды.
Граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 29 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерларыннан дус илләр территорияләрендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый.
Бизнес тикшерүләрен читтән торып үткәрә башлыйлар. Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт эшчәнлеген цифрлаштыру турындагы карарны бүген Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумында Россия Цифрлы үсеш министрлыгы тәкъдим итте.
Бүген «Россия банклары – XXI гасыр» XIX халыкара банк форумының «Партнерлык финанслары: үсешнең торышы һәм перспективалары» панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның чыгышы Татарстан Республикасында партнерлык финансларын үстерү, бу юнәлешне үстерүнең төп йомгаклары һәм перспективалары темасына булды.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән икътисад һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия кейс-чемпионаты уздырыла. Кейс-чемпионат 9 – 11 сыйныф укучыларына һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы студентларга эшкуарлык сәләтләрен сынап карарга, креатив фикерләү, аралашу күнекмәләрен һәм командада эшли белү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә.
Сәнәгать милеге федераль институты (ФИПС) 2022 елның 28 – 30 сентябрендә «Патент аналитикасының 2 көне» фәнни-гамәли конференциясен үткәрәчәк. Киң контекстта һәм барлык идарә итү дәрәҗәләрендә технологияләр белән идарә итү өлкәсенең заманча алымнарына, практикаларына, методларына һәм ихтыяҗларына багышланган әлеге конференция 2022 елның 28-30 сентябрендә Мәскәүдә узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
29 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә, республиканың эш башлаучы һәм гамәлдәге экспортерлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыкарамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт эшчәнлеген таможня белән җайга салу» темасына вебинар үткәрәчәк.