Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Министр сессиядә доклад белән чыгыш ясады.

Үз чыгышында министр Түбән Кама районы алдында бик күп җаваплы бурычлар торуын билгеләп үтте. Шуларның иң әһәмиятлесе – гражданнарның тормыш сыйфатын тагын да күтәрү. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен, Республика һәм федераль үзәк тарафыннан кирәкле шартлар тудырыла. Территорияләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проектлар һәм республика программалары моның ачык мисалы булып тора.

Республикада төяп җибәрелгән продукциянең 19 % тан артыгы Түбән Кама районына туры килә. Агымдагы 2022 елда төяп җибәрелгән продукция күләмен 835 млрд сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр дә район икътисадына аерым йогынты ясый. Нефть химиясе кластеры Кама агломерациясенең система барлыкка китерүче элементларының берсе булып тора. Түбән Кама шәһәренең сәнәгать потенциалы 20 дән артык сәнәгать предприятиесеннән тора, алар арасында «СИБУР» ның бүлендек компаниясе – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Танэко» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «Нижнекамскшина» ГАҖ.

«Түбән Кама муниципаль районы алдында җаваплы бурычлар тора. Планлаштырылган масштаблы инвестиция проектларының муниципалитет һәм бөтен республика файдасына тулысынча гамәлгә ашырылуы мөһим», – диде министр.

Киеренке халыкара хәлне, икътисади ситуацияне исәпкә алып, бүген район хакимияте алдында көндәлек тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча мөһим бурычлар тора. Барыннан да бигрәк, түбәндәге бурычлар:

•       киләсе көзге-кышкы чорда җылыту сезонының вакытында башлануын һәм авариясез узуын, коммуналь һәм юл хезмәтләренең җайга салынган эшен тәэмин итү; 

•       барлык социаль учреждениеләрнең, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү объектларының өзлексез эшләвен оештыру;

•       агымдагы елга инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тәмамлау һәм киләсе елга эш башлап куюны гамәлгә ашыру;

•       2023 елга муниципаль бюджетны вакытында кабул итү;

•        җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү;

•        коронавирус пандемиясенең алга таба таралуына каршы тору һәм тормыш эшчәнлегенең башка күп көндәлек бурычлары.

Депутатларга мөрәҗәгать итеп, министр билгеләп үткәнчә, стратегик планда һәм агымдагы чорда район алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү абруйлы лидер – район башлыгы җитәкчелегендә команда белән җайга салынган эш таләп итә. Тавыш биргәннән соң депутатлар карары белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы итеп Рамил Муллин билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International