Инвестицион кредитлауның пилот программасы буенча ставкалар кече һәм микро предприятиеләр өчен 4 % ка, урта бизнес өчен 2,5 % ка кадәр кимеде. «1764» программасы буенча ташламалы кредитның максималь ставкасы хәзер 10,25 % тәшкил итә. «ПСК» кредит программасы буенча чик ставка 10,5 % ка кадәр кимеде. Россия Банкының төп ставкасы үзгәрү аркасында ставкаларның кимүе мөмкин булды.
РФ Икътисади үсеш Министрлыгының, Россия Банкының һәм КУЭ корпорациясенең инвестицион кредитлау буенча уртак программасы 25 августта эшләтеп җибәрелде һәм җитештерү предприятиеләре, шулай ук транспорт белән ташу һәм саклау өлкәсендәге компанияләр, кунакханәләр өчен эшли. Әлеге программа буенча еллык 2,5 % һәм 4 % белән 50 млн сумнан башлап кредитны эшкуарлар 48 банкта ала ала, аларның исемлеге Икътисади үсеш министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Килешүләрне структуралаштыруда ярдәм итү өчен РФ КУЭның Цифрлы платформасында махсус мәгълүмат сервисы эшли.
Беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «1764» программасы буенча кредитлар 100 дән артык банкта бирелә.
Программа буенча максималь ставка «РФ Үзәк банкының төп ставкасы + күп дигәндә 2,75 %» формуласы буенча исәпләнә һәм хәзерге вакытта еллык 10,25 % тан артмый. «ПСК» программасы буенча кече һәм урта бизнес инвестиция, әйләнеш максатларына һәм элек алынган заемнарны рефинанслауга заем акчаларын 59 партнер банкта алырга мөмкин. Ташламалы ставкалар буенча кредитлар өч елга кадәр срок белән бирелә. Аларны, акцизлы товарлар җитештерү яки сату белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, теләсә кайсы тармак эшкуарлары алырга мөмкин. Кредитлау 3 миллион сумнан башлана. Ел башыннан бирле 98 млрд сумлык 4,2 мең кредит бирелгән.
Исегезгә төшерәбез: август аенда Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетников Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге вице-премьерлар белән үткәрелгән киңәшмәдә кече һәм урта бизнесның производстволарны эшләтеп җибәрү яки модернизацияләү өчен ташламалы инвестиция кредитларына керү мөмкинлеген киңәйтү турында сөйләде.