Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Марокко Корольлегендә һәм Көньяк Африка Республикасындагы Россия Федерациясенең Сәүдә вәкилләре катнашында «Африка: экспорт мөмкинлекләре» вебинары үткәрәчәк.
27 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә эш башлап җибәрүче һәм эшләп килүче экспортерлар өчен Африка илләренә экспортка чыгу мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә багышланган вебинар узачак.
Вебинар спикерлары буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячаклар:
Онлайн очрашу модераторы – Николаев Артур – рәиснең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты директоры.
Катнашу бушлай, вебинарга теркәлү РФ.КУЭның Цифрлы платформасында ачык. Теркәлү белән бәйле сораулар булганда, Айсылу Шакировага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 (987) 270-06-91телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Экспортерлар өчен башка чаралар һәм ярдәм чаралары турында консультацияне ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8 (843) 524-90-90 шалтыратып алырга мөмкин.