Россия банкы Татарстан эшкуарлары өчен финанс инструментлары турында вебинар үткәрәчәк

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә, 20 сентябрьдә, 14:30 сәгатьтә Татарстан эшкуарлары өчен заманча банк коралларына һәм ярдәм программаларына багышланган вебинар узачак.

Спикерлар:

  • Михаил Мамута, Россия Банкының Кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе
  • Татьяна Илюшникова, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары
  • Александр Исаевич, «КУЭ корпорациясе» АҖ генераль директоры  
  • Александр Калинин, «ОПОРЫ РОССИИ» президенты

Бу ташламалы кредитны ничек алырга һәм, залог булмаса, нәрсә эшләргә, Тиз түләү системасы аша түләү кабул иткән өчен комиссияне ничек компенсацияләргә, фонд базарына кергән яки краудфандинг ярдәмендә акча җәлеп итә торган бизнеска нинди субсидияләр тиешлеге турында сүз барачак.

Вебинарга теләге булган һәркем кушыла һәм сорау бирә алачак. Трансляция сайтта, YouTube каналында һәм безнең ВКонтакте битләрендә һәм Сыйныфташларда булачак.

 

Россия Банкы Бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International