ТР Икътисад министрлыгы үзмәшгульләрнең гастрофестивальдә катнашуын оештыра

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә Казанда киң күләмле гастрофестиваль узачак, анда Татарстан Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк үзәге ярдәме белән республика үзмәшгульләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә алачаклар.

«KazanBazar Gastro» ярминкәсе Аккош күле мәйданында оештырылачак һәм шәһәр гастрофестиваленә бик яхшы өстәмә булачак.

Көзге бәйрәм шәһәр халкын үзмәшгульләрнең һөнәрчелек продукциясе, республика крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән җирле товарлар, шулай ук популяр рестораннар һәм фудтраклар тәкъдим иткән азык-төлек белән таныштырачак.

Чара программасында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тематик концерт зоналары, танылган пешекчеләр һәм блогерлар катнашында мастер-класслар һәм гастробатллар тәкъдим ителә. Шулай ук фестиваль мәйданчыгында беренче тапкыр кыстыбыйны тиз әзерләү буенча рекорд куелачак – 10 минут эчендә 1000 данә кыстыбый!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә үзмәшгульләргә җиһазландырылган бушлай сәүдә урыннары биреләчәк. Ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Катнашу өчен гаризаны РФ.КУЭның Цифрлы платформасына калдырырга була («Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» хезмәте, исемлектән «24.09.2022 ел – «Kazan Bazar Gastro» Татарстан Республикасының үзмәшгульләре форумы, Аккош күле»н сайларга). Катнашу һәм теркәлү турында сорауларны +7(927) 441-81-43 телефонына шалтыратып бирергә мөмкин.

Башка чаралар һәм үзмәшгульләргә ярдәм турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры аша белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International