ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясенең 20 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта булды. Чара барышында вице-премьер Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзаларының товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү күргәзмәсен карады, шулай ук республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен кече һәм урта бизнес ассоциациясе әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

27 сентябрьдә Татарстан экспортерлары өчен «Африка: экспорт мөмкинлекләре» темасына вебинар узды. Чараны Марокко Корольлегендә һәм Көньяк Африка Республикасында Россия Федерациясенең сәүдә вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк экспортерларының продукцияне тышкы базарларга илтүгә киткән чыгымнарын финанслаша. Мондый ярдәм Татарстанның экспорт юнәлешле эшкуарларына сату географиясен үстерергә һәм яңа базарларга чыгарга ярдәм итәчәк.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

20 – 22 октябрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән 2022» төп экспорт форумы узачак. Быелгы төп темалар: яңа логистик юллар эзләү, яңа базарларга чыгу һәм дустанә илләрдә партнерлар табу.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Хөкүмәт резидент-компанияләре электроника чыгаруда махсуслашкан сәнәгать технопаркларының инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү программасын башлап җибәрә. Бу максатларга субсидия бирү кагыйдәләрен раслый торган Карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Дәүләт икътисади сәясәтен тормышка ашырудагы, икътисадны үстерүдәге казанышлары һәм ирешкән уңышлар һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә зур өлеш керткәне өчен тиешле бүләкне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тапшырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк Гарантия фонды «Kazan Digital Week – 2022» Халыкара форумында бизнеска ярдәм итү инструментларын һәм финанс программаларын тәкъдим итте.

РФ Хөкүмәте 223-ФЗ кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләреннән сатып алырга тиешле дәүләт компанияләре санын арттыру турында карар кабул итте. Тиешле боерыкка Премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстанда быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Аның буенча ел башыннан эшкуарларга ярдәм итүгә барлыгы 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән.


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы кысаларында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты, шулай ук салым салуның патент системасы турында закон каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International