Хөкүмәт электрон сәнәгать өлкәсендә технопарклар үсешенә ярдәм итәчәк

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Хөкүмәт резидент-компанияләре электроника чыгаруда махсуслашкан сәнәгать технопаркларының инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү программасын башлап җибәрә. Бу максатларга субсидия бирү кагыйдәләрен раслый торган Карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Яңа инструмент технопаркларның идарәче компанияләренең сәнәгать инфраструктурасы объектларын проектлау, төзү яки модернизацияләү, җиһазлар сатып алуга, шулай ук сәнәгать корпусларын инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыруга киткән чыгымнарын өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк. 2023 – 2025 елларда яңа программаны финанслауның гомуми күләме 7,2 млрд сум тәшкил итәчәк. Субсидияләр «Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү» дәүләт программасы кысаларында бүленәчәк. Акча төбәкләргә җибәреләчәк. Конкрет субъект өч ел дәвамында ел саен 300 млн сумга кадәр акча ала алачак.

Субсидиягә дәгъва итүче технопаркларга башта төбәк, аннары федераль сайлап алуны узарга кирәк. Төбәк сайлап алуында катнашу өчен, технопарк территориясендә эшләүче яки төзелә торган корпусларның гомуми мәйданы 10 мең кв. метрдан артып китәргә тиеш. Яңа ярдәм механизмы технологик компетенцияләр үзәкләрен һәм коллектив проектлау үзәкләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, алар 2030 елга кадәр Электрон сәнәгатьне үстерү стратегиясенә кертелгән технологияләрне сәнәгый үзләштерүдә булышачак.

Сәнәгать парклары һәм технопарклары – җитештерү, югары технологияле, фәнни-техник проектларны һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыру өчен әзерләнгән махсус мәйданчыклар. Мондый мәйданчыклар территориясендә җитештерүне тиз эшләтеп җибәрү, яңа технологияләрне сынау һәм товарны базарга чыгару өчен шартлар тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International