ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Демография» илкүләм проекты: татарстанлылар өчен мөмкинлекләр» темасына туры эфир 5 октябрьдә 10:00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстанның Тотрыклы үсеш максатлары битендә узачак. Республикада проектны гамәлгә ашыру турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина сөйләячәк.

ВЭБ.РФ га моношәһәрләрдән кергән беренче гаризаларның берсе – Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән суыткыч туңдыргыч җайланмалар һәм су җылыткычлары җитештерү заводларына инфраструктура объектлары төзелешенә гариза. Инвестпроектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 9 млрд сумнан артып китәчәк.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Контроль органнар тикшерү планнарына эшчәнлекләре бик югары һәм югары куркынычлык белән бәйле булган, II класслы куркынычлылык җитештерү объектларына, II класслы гидротехник корылмаларга караган объектларны гына кертәчәк. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Документ 2023 елда тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр билгеләү буенча Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәсен үтәү йөзеннән Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнде.


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

Гадәттәгечә, октябрьнең беренче көнендә бөтен дөнья Өлкәннәр көнен бәйрәм итә. Татарстанда бер миллионга якын өлкән кеше яши – бу республика халкының дүрттән бере. Алар турында кайгырту максатыннан, Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты тормышка ашырыла, агымдагы елда әлеге чараларга 99,6 млн сум акча бүлеп биреләчәк


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

3 октябрьдә ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге һәм «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы бизнес өчен ачык очрашу-диалог үткәрәчәк, анда катнашучылар бизнесның уңышлы үсешендә маркетингның роле турында фикер алышачак.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры каршында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисади мониторинг департаменты башлыгы Р.Д. Әмирханов үткәрде.

Утырыш кысаларында министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре кысаларында мәсьәләләр каралды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте инвестицион кредитлауның пилот программасы буенча процент ставкаларын кече һәм микро предприятиеләр өчен 4 % ка, урта бизнес өчен 2,5 % ка кадәр киметте. Россия Банкының төп ставкасы үзгәрү аркасында ставкаларның кимүе мөмкин булды. Моңа кадәр инвестицияле кредитлау ташламалы программасы буенча ставкалар 3-4,5 % иде.

 

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Дәүләт Советы комиссияләре катнашында төбәкләрдә АСИ ның «Смартека»платформасында урнаштырылган 82 тәҗрибәне,  шул исәптән Татарстан Республикасының 2 тәҗрибәсен төбәкләрдә массакүләм тиражлауга тәкъдим иттеләр. Алга таба бу карарларның бер өлеше, өстәмә рәвештә җентекләп өйрәнелгәннән соң, дәүләт программаларына һәм милли проектларга кертелергә мөмкин. Россия Президенты 2021 елның декабрендә Агентлыкның күзәтү советында тиешлейөкләмә бирде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Казандагы гастрофестивальдә үзмәшгульләргә үзләре җитештергән продукцияне сату өчен җиһазландырылган сәүдә урыннары тәкъдим итте. Хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын кысаларында күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International