Татарстан эшкуарларын «Россиядә эшләнгән 2022» Халыкара экспортерлар форумында катнашырга чакыралар

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

20 – 22 октябрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән 2022» төп экспорт форумы узачак. Быелгы төп темалар: яңа логистик юллар эзләү, яңа базарларга чыгу һәм дустанә илләрдә партнерлар табу.

Чарада өч көндә дә күргәзмә мәйданы эшләячәк, анда алдынгы технологияләр һәм экспорт өчен товарлар күрсәтеләчәк. Мәйдан түбәндәге технологик кластерларга бүленә: «Сәнәгать», Healthtech, «Транспорт һәм мобильлек», «ESG/Тотрыклы үсеш», «Акыллы шәһәр инфраструктурасы», Edtech һәм «Креатив индустрияләр».

Форумда катнашу бушлай, теркәлү биредә

Барлык сораулар буенча +7 (499) 460-50-08 телефонына шалтыратып, яисә forum@exportcenter.ru почтасына мөрәҗәгать итегез.

Башка экспорт чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International