27 сентябрьдә Татарстан экспортерлары өчен «Африка: экспорт мөмкинлекләре» темасына вебинар узды. Чараны Марокко Корольлегендә һәм Көньяк Африка Республикасында Россия Федерациясенең сәүдә вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
Марокко Корольлегендә Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Цинамдзгвришвили Артем катнашучыларга Марокко базарына чыгу, валюта исәп-хисапларын оештыру, шулай ук яңа логистик юллар турында сөйләде. Көньяк Африка Республикасында эчке базар үзенчәлекләре, экспорт эшчәнлеген алып бару үзенчәлекләре, продукциягә ихтыяҗ һәм җирле партнерлар белән эшләү ысуллары турында мәгълүмат белән Көньяк Африка Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Буреев Максим уртаклашты.
Чара эшкуарлык җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты – вебинарга бөтен республикадан якынча 70 кече һәм урта бизнес субъекты кушылды.
Катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирә алдылар һәм фикер алышылган илләрнең базарлары, Африка партнерлары белән хезмәттәшлек үзенчәлекләре, шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен перспектив юнәлешләр турында практик киңәшләр һәм мәгълүматлар алдылар.
Чит ил базарына ничек чыгарга кирәклеге яки экспортерлар өчен бүтән хезмәтләр турында +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 987 270-06-91 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.