Татарстанның Гарантия фонды Kazan Digital Week – 2022 дә бизнеска ярдәм итүнең финанс программаларын тәкъдим итте

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк Гарантия фонды «Kazan Digital Week – 2022» Халыкара форумында бизнеска ярдәм итү инструментларын һәм финанс программаларын тәкъдим итте.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды форумда катнашучылар белән берничә очрашу һәм консультация сөйләшүләре уздырды. Фонд вәкилләре кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы кредит бирү программалары, шулай ук кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча поручительлек бирү шартлары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Гарантия фонды агымдагы 2022 елда бизнеска 2 млрд сумнан артык суммага 446 поручительлек бирде. Бирелгән поручительлекләр Татарстан эшкуарларына бизнеска 6 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә булышты. Хәзерге икътисади шартларда заем акчалары, нигездә, касса аермасын каплауга тотылды. Гарантия ярдәменә җитештерү, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсеннән эшкуарлар, шулай ук аграрийлар һәм ташучы компанияләр ешрак мөрәҗәгать итте.

Белешмә өчен: Үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International