РФ Хөкүмәте 223-ФЗ кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләреннән сатып алырга тиешле дәүләт компанияләре санын арттыру турында карар кабул итте. Тиешле боерыкка Премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.
Федераль дәрәҗәдәге заказчылар саны актуальләштерелә һәм 200 дән артык оешмага арта, диелгән документта. Шулай итеп, аларның саны 3,1 меңнән артык булачак. Тулаем алганда, иң эре заказчылар саны 12 меңнән артып китәчәк, шул исәптә 8,9 меңнән артык эре төбәк заказчылары. Заказчыларга карата КУЭ Корпорациясе һәм төбәкләрнең вәкаләтле органнары кече һәм урта бизнестан сатып алулар буенча квота үтәлешен контрольдә тота.
Соңгы мәгълүматларга караганда, кече һәм урта бизнесны дәүләт катнашында эре компанияләрнең сатып алуларына кертүне тәэмин итү чаралары мондый сатып алулар күләмен 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2 % ка арттырырга мөмкинлек биргән. Аларның күләме 2,8 трлн сум тәшкил иткән инде. РФ Хөкүмәте Карары кече һәм урта предприятиеләрнең эре заказчыларның сатып алуларына керү мөмкинлеген киңәйтергә һәм 2024 елга мондый сатып алулар күләмен 5 трлн сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.