Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы законга үзгәрешләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан бертавыштан кабул ителде

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы кысаларында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты, шулай ук салым салуның патент системасы турында закон каралды.

Закон проекты белән халык саны 7 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдә салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен түбәнәйтелгән салым ставкаларының гамәлдә булуын озайту күздә тотыла. Шул ук вакытта икътисади эшчәнлекне гамәлгә ашырудан кергән табышның иң чик күрсәткечләрен кимендә 90 проценттан 70 процентка кадәр киметү күздә тотыла. Ташламалы салым ставкаларыннан компьютер программалары белән тәэмин итү эшчәнлеген (ОКВЭД 62 коды) һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә (ОКВЭД 63 коды) агымдагы ел ахырына кадәр эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләр файдалана алачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, закон проекты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга яңа компанияләр җәлеп итүгә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә, тулаем республиканың инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.

«Тиңдәшсез санкцияләр басымы шартларында эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның ташламалы шартларын саклап, стартапларга ярдәм таләп ителә», – дип өстәде министр.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы утырышында салым салуның патент системасы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды.

ТР Дәүләт Советы депутатларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча салым салуның патент системасын кертү турында Республика Законының 2 статьясындагы 1 өлешенең 81 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Аерым алганда, салым салуның патент системасы кулланылырга мөмкин булган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеге үзгәртелде. Федераль законнар тарафыннан 2023 елның 1 гыйнварыннан кыйммәтле металлар белән бәйле зәркән тармагында (зәркән әйберләрен җитештерү һәм сату) махсус салым режимнарын куллану тыела.

Хәзерге вакытта гамәлдәге исемлеккә зәркән эшләнмәләрен һәм бижутерияләрне ремонтлау, зәркән эшләнмәләренә бизәк төшерү һәм гравировкалау, шәхси заказ буенча зәркән әйберләре һәм бижутерия ясау керә. Зәркән тармагында махсус салым режимнарын куллану чикләүләре бижутерия җитештерүче һәм зәркән эшләнмәләрен ремонтлаучы оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына кагылмый. Шул ук вакытта шәхси заказ буенча зәркән әйберләре һәм охшаш эшләнмәләр ясау предприятиеләре исемлектән төшереп калдырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International