Яков Геллер «Татарстан Республикасының Мактаулы икътисадчысы» билгесе белән бүләкләнде

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Дәүләт икътисади сәясәтен тормышка ашырудагы, икътисадны үстерүдәге казанышлары һәм ирешкән уңышлар һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә зур өлеш керткәне өчен тиешле бүләкне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тапшырды.

Билгеләп үтик: Яков Геллер Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры вазыйфасын 2002 елдан бирле башкара. Аның җитәкчелегендә ТР Дәүләт заказы агентлыгы zakazrf.ru сатып алулар өлкәсендә федераль электрон сәүдә мәйданчыгы операторы статусын уңышлы тота.

Яков Вениаминович эшләгән вакыт эчендә Агентлык тарафыннан сатып алуларның үтә күренмәлелеген һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының аларга керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча автоматлаштырылган мәгълүмат системалары эшләнде һәм нәтиҗәле кулланыла.

Моннан тыш, импортны алмаштыру бурычын гамәлгә ашыру өчен, ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару эшен оештыру турында» 2019 елның 05 мартындагы ПУ-157 номерлы Указы нигезендә гамәлдә булган Республика маркетинг үзәге базасында «Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы (http://rmcrt.ru) булдырылды. Ресурс ярдәмендә илдә җитештерелә торган импортны алмаштыручы продукция турында мәгълүмат җыю, шулай ук әлеге продукцияне сатып алу башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International