2022 елда Татарстанда бизнеска ярдәм итүгә 4,5 млрд сумнан артык акча бүленгән

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Татарстанда быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Аның буенча ел башыннан эшкуарларга ярдәм итүгә барлыгы 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

Акчалар ташламалы финанслау, поручительлек программаларына, субсидияләр түләүгә һәм мәгълүмати һәм консультация ярдәменә бирелде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча санкцияле чикләүләр шартларында ярдәм итү чараларының республика пакетын эшләтеп җибәрделәр. Иң кирәкле ярдәм чараларының берсе – ташламалы микрофинанслау.

Быел республика эшкуарлыгына ярдәм фондына эшкуарлардан 1198 заявка килгән. Алар буенча эшкуарларга 1 млрд сумлык 579 микрозаем бирелде.

Искәртеп узабыз, бизнесменнар өч елга кадәр 5 млн сумга кадәр микрозаем алырга мөмкин, микрозаемнар буенча максималь процент ставкасы нибары 5,5 % тәшкил итә. Гаризаны «Минем субсидияләр» порталында бирергә мөмкин.

Шулай ук быел 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлар һәм социаль эшкуарлар өчен 500 мең сумга кадәр КУЭ субъекты ягыннан кимендә 25 % финанслашу шартларында грантлар алуга гаризалар кабул итү башланды. https://www.tatar-inform.ru/news/vlasti-tatarstana-vydelyat-subsidii-molodym-biznesmenam-v-vozraste-do-25-let-5879548 «Минем бизнес» үзәгендә белем алган яшь һәм социаль эшкуарлар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантка Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» үзәгендә гариза бирә алачаклар.

Ел башыннан ТР Гарантия фонды 2 млрд сумлык 455 поручительлек бирде. Бу Татарстан эшкуарларына 5,8 млрд сум күләмендә заемлы финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

«Минем бизнес» үзәге быел эшкуарлык эшчәнлеген башларга планлаштырган эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм республика халкына 12 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Киң соралган хезмәтләр арасында түбәндәгеләр бар: сертификацияләү, күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, реклама, маркетплейсларга чыгу, уку, хисап бирү өчен сервислар һәм бизнес-миссияләрдә катнашуны финанслау. Әлеге хезмәтләрнең барысын да, РФ.КУЭ ның  Цифрлы платформасында гариза калдырып, «Минем бизнес» үзәгендә бушлай  алырга мөмкин.

Финанс булмаган ярдәм чараларын – РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасында онлайн форматта, финанс ярдәм чараларын Минем субсидияләр порталында, фасттрек.рф да алырга мөмкин. Барлык ярдәм чаралары буенча +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны аша консультация алырга мөмкин.

Илкүләм проектлар илдә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International