ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында еллык 2,5 – 4 % белән ташламалы инвестиция кредитлары бирү программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 15 компания финанс ярдәме алган. Җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 1,3 млрд сум тәшкил итә. 

Инфраструктураны финанслашуда катнашу турында беренче килешү ВЭБ.РФ һәм Татарстан Республикасы арасында Чаллыда суыткыч туңдыргыч җиһазлары һәм су җылыткычлары җитештерү заводларына инфраструктура объектлары төзелешенә 65,4 млн сумга төзелгән. ВЭБ.РФ ярдәме белән моношәһәрдә өстәмә 1000 нән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк, 9 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

«Россияне таныйм. Якташ эшкуарлар» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Проект яшьләрнең эшкуарлыкка карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән, эшкуарлар эшчәнлеген һәм аларның җирле берләшмәләрне үстерүдә ролен популярлаштыруга ярдәм итә.

30 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Офсет контракты текстын анализлыйбыз» дигән темага бушлай вебинар булачак. Вебинар дәүләт-шәхси партнерлык базары лидерларына, дәүләт хакимияте органнарына, Россия базарында тәэмин итүчеләргә файдалы булачак.

КУЭ Корпорациясе һәм ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен иң эре федераль компанияләрнең сатып алуларында катнашуга багышланган семинар үткәрделәр. Эшкуарлык йорты мәйданчыгында Татарстанның эшлекле бергәлегенең 100 гә якын вәкиле җыелды, тагын 1000 нән артык вәкиле онлайн-трансляциягә кушылды. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларының агымдагы елның 9 ае эшчәнлегенә йомгак ясады. Ел башыннан республиканың сәнәгать паркларына 88 яңа резидент җәлеп ителгән.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 июленнән микро - һәм кече эшкуарлар өчен яңа гадиләштерелгән салым режимы эшли башлады – автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН), тоткарлык тулысынча диярлек юкка чыгарыла, һәм салымнар автомат рәвештә исәпләнә, бу бизнеска йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә. Проект «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Пилот төбәкләрнең берсе – Татарстан Республикасы. 

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан, тарихы һәм мәдәнияте белән танышып ләззәтләнергә генә түгел, ә уңайлы ял итәргә дә мөмкин булган төбәк статусын раслап, үзенең туристлык потенциалын үстерүен дәвам итә.

26 – 27 ноябрьдә Татарстан шәһәрләрендә үзмәшгульләр өчен бушлай кулинария мастер-классы узачак. Аның төп темасы шоколад белән эшләү һәм зефир-эскимо, кейк-попс һәм Вена вафляларын әзерләү технологиясе. Мастер-классны Пешекчелек һәм сервис буенча Россия чемпионатының көмеш призеры, китап авторы һәм кондитер сәнгате буенча укытучы Юлия Иванова үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International