2022 елда Республика маркетинг үзәгендә Татарстан тәэмин итүчеләре 193 млрд сумнан артык табыш алган

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бу турыда бүген онлайн-сәүдәгә һәм онлайн-сатучыларга ярдәм чараларына багышланган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Икътисад министры ассызыклаганча, санкция басымы шартларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең мөһим юнәлеше булып алар җитештергән продукцияне сату базарларын һәм сату каналларын, шул исәптән электрон сәүдә үсеше аша киңәйтү тора.

Мидхәт Шаһиәхмәтовискәрткәнчә, әлеге максатлар өчен республикада илдәге беренче мәйданчыкларның берсе – Заказ.РФ эшләп килә. Аның базасында Республика маркетинг үзәге (РМҮ) булдырылды, ул бизнесны республика дәрәҗәсендә һәм Россиянең башка субъектлары базарларында продукция сатуның өстәмә каналлары белән тәэмин итә.

Әйтик, узган елда Татарстанның якынча 4,5 мең тәэминатчысы Республика маркетинг үзәге ресурслары ярдәмендә 193 млрд сумнан артык табыш алган.

РМҮ эшкуарларга товар җитештерүчеләр арасында кооперация элемтәләрен анализлау нигезендә эре предприятиеләрне, шул исәптән импортны алмаштыручы продукция белән тәэмин итүдә катнашырга мөмкинлек бирә.

Моның өчен РМҮ базасында Импортны алыштыру үзәге булдырылды, ул республика предприятиеләренә элек дус булмаган илләрдән сатып алынган продукцияне алмаштыру мөмкинлеге бирә.

«Каталогка импортны алыштыручы продукциянең 300 меңнән артык номенклатурасы кертелгән. Импортны алыштыру продукциясе каталогларын тутыру, шулай ук эшкуарларны РМҮ ресурсларына җәлеп итү буенча эш дәвам итә», – дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры.

РМҮне алга таба үстерү өчен, быел Татарстан Республикасының ресурс белән тәэмин итүче оешмалар тәкъдимнәре хисабына заказларны арттыру, шулай ук республиканың яңа кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Республика маркетинг үзәгендә бушлай сату күнекмәләрен укытуны дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International