Татарстан эшкуарлары илкүләм проект буенча 2022 елда 83 млрд сум ярдәм алганнар

2023 елның 25 феврале, шимбә

Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы 83 млрд сумнан артык ярдәм алган. Шуның 29,3 млрд сумы – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, 21,6 млрд сумы – инвестиция максатларына һәм 2 млрд сумы  мәшгульлеккә ярдәмгә юнәлдерелгән.

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Министрлыкта кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм санкцияләр шартларында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен иң мөһим шартларның берсе булуын билгеләп үттеләр. Шуңа күрә 2022 елда ул сыйфатлы башка дәрәҗәгә күтәрелде һәм цифрлы форматта бер урында – Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең цифрлы платформасында күрсәтелә башлады.

2023 елда бу эш дәвам итәр, ә платформада финанс хезмәтләрен (микрозаймнарны) интеграцияләү тәмамланыр дип көтелә. Моннан тыш, сату базарларын һәм продукцияне сату каналларын киңәйтүгә, шул исәптән онлайн-сәүдә үсешенә җитди игътибар бирү планлаштырыла.

Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда Татарстанның 4,5 меңгә якын эшкуары РМҮ ресурслары ярдәмендә 190 млрд тан артык керем алган. Татарстан Республикасында онлайн-сатучылар саны 45 меңнән, ә аларның еллык кереме – 50 млрд сумнан артып киткән.

Моннан тыш, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 234,2 меңнән артык үзмәшгуль эшли, аларның декларацияләнгән кереме бу чорда 31,4 млрд сум тәшкил иткән.

«2023 елда Татарстанда бизнеска ярдәм итүне дәвам итәчәкләр. «Минем бизнес» үзәгендә ташламалы микрозаймнар һәм бушлай финанс булмаган хезмәтләр күрсәтелә», – дип йомгакладылар министрлыкта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International