Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов интернет-сәүдәгә һәм онлайн-сатучыларга ярдәм чараларына багышланган брифингта Татарстанда электрон сәүдә үсеше һәм үсеш темплары турында сөйләде.
«Электрон коммерция юнәлешен үстерү (e-сommerce) бүгенге көндә безнең республика өчен дә, тулаем ил өчен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Электрон мәйданчыклар тизләтелгән үсеш темпларын күрсәтәләр һәм гадәти сәүдә челтәрләре белән беррәттән, гражданнар тарафыннан тауар сатып алуның гадәти ысулына әверелде», – дип билгеләп үтте вице-премьер.
Әйтик, Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика сатучылары саны 2 тапкырга арткан һәм 45,4 меңнән артып киткән. Аларның сату әйләнеше якынча 50 млрд сум тәшкил иткән, бу 2021 ел нәтиҗәләреннән 2 тапкырга артыграк.
Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада 2019 елдан бирле интернет-сәүдәне үстерү программасы эшләвен билгеләп үтте. Программа 5 төп юнәлеш буенча тормышка ашырыла:
1. Интернет-сәүдә инфраструктурасын үстерү;
2. Россия маркейтплейсларында товарларны теркәүдә һәм урнаштыруда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү;
3. Аларның продуктларын таныту һәм популярлаштыру;
4. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына халыкара электрон мәйданчыкларга чыгуда ярдәм күрсәтү;
5. Белем бирү һәм укыту программалары үткәрү.
2022 ел йомгаклары буенча әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча эшкуарларга түбәндәге ярдәмне күрсәтте:
Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү программасы 2025 елга кадәр озайтылды. Мидхәт Шаһиәхмәтов программаның электрон сәүдәне үстерү буенча киләчәктәге шартларны булдыруга, эшкуарларны сәүдәнең интернет-каналларына күбрәк җәлеп итүгә һәм товарларны кулланучыга җиткерү тизлеген арттыруга юнәлдерелгән булуын ассызыклады.