Татарстанда интернет-сәүдә базарында әйдәп баручы катнашучыларны җәлеп итү һәм аларның инфраструктурасын үстерү буенча планлы эш алып барыла, бу яңа компанияләр һәм сервислар булдыруга, эш урыннары үсешенә ярдәм итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Спикер искәрткәнчә, 2021 елда Wildberries маркетплейсы «Зеленодольск» сәнәгать паркында 100 мең кв. метр мәйданлы логистика үзәген урнаштырган. Икенче зур маркетплейс – Ozon – үзенең 22 мең кв.метрлы фулфилмент-үзәгенең беренче чиратын ачты, агымдагы елда интернет-ритейлер икенче шундый чираты төзелешен тәмамлый, агымдагы елның гыйнвар ахырында өченче чиратын төзи башлады. Аны эшләтеп җибәрү 2024 ел башында планлаштырылган. Өченче чират ачылгач, фулфилмент-үзәкнең мәйданы 84 мең кв.метр тәшкил итәчәк, ә бөтен комплексның саклау күләме икеләтә артачак.
Шулай ук Татарстанның әйдәп баручы KazanExpress маркетплейсы Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә (СММЛЦ) үзенең эре склад комплексының Зеленодольск районында 25 мең кв. м мәйданлы беренче чиратын эшләтеп җибәрү эшен тәмамлый.
«Үсеш алган интернет-сәүдә инфраструктурасын формалаштыру республика икътисадына якынча 10,5 млрд сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән 2,5 млрд сум Ozon маркетплейс фулфилмент-үзәгенең икенче чиратына һәм 3,2 млрд сум KazanExpress маркетплейсның фулфилмент-үзәгенең беренче чиратына инвестицияләнде», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2022 елда интернет-сәүдә инфраструктурасын үстерүгә инвестицияләр, шул исәптән яңа заказ бирү пунктларын ачу 1,37 млрд сумнан артып китте. Агымдагы елда Ozon логистика үзәгенең өченче чиратын төзүгә инвестицияләр 3,4 млрд сумга бәяләнә.
Моннан тыш, бонд складларын үстерү буенча федераль эксперимент кысаларында Россия Почтасы һәм KazanExpress Казанда логистик почта үзәге базасында бонд складын куллану турында килешү төзеделәр. Эксперимент онлайн сатучыга чит ил товарларын сакларга һәм кертелгән партия өчен түгел, ә сатылган товар өчен генә салым һәм пошлиналар түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Спикер сүзләренчә, бонд складларын үстерү логистикага һәм китерү вакытына чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк: сатып алучылар чит ил товарларын берничә атна урынына берничә көн эчендә ала алачак. Кайтару механикасы ил эчендәге теләсә кайсы онлайн-заказ кебек үк гади булачак.