Татарстанлыларга социаль контракт буенча финанслауны җәлеп итәргә һәм бизнес-идеяне тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 24 феврале, җомга

28 февральдән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту үткәрәчәк. Социаль контракт төзергә планлаштырган физик затларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнергә, шул исәптән дәүләттән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Укуда катнашу өчен, РФ.КУЭның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә «Социаль контракт төзергә планлаштырган гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайлап, гариза бирергә кирәк.

«Әлеге хезмәт чыннан да «Минем бизнес» үзәгендә популяр, һәм үз эшен ачарга планлаштырган физик затлар арасында аңа ихтыяҗ зур. Узган елда бу укуларны 1000 нән артык кеше узды – ул аларга үз эшләрен ачарга ярдәм итте һәм республикада эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен ышанычлы нигез булды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Исегезгә төшерәбез: социаль контракт Татарстан Республикасында халыкның социаль-демографик төркемнәре өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле булган аз керемле гаиләләргә һәм гражданнарга бирелә.

Укулар ел дәвамында 3 атнага бер тапкыр узачак.

Исегезгә төшерәбез: бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә, сумма бизнес-планга бәйле. Контракт 12 ай эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек сыйфатында тормышка ашырырга планлаштырган гражданин арасында төзелә.

Контракт ведомствоара комиссия тарафыннан гаиләне (ялгыз яшәүче гражданин) социаль адаптацияләү программасы расланган көннән алып 7 көн эчендә төзелә. Уңай карар кабул ителгәндә, 3 көн эчендә гражданин, өстәмә килешүгә кул кую өчен, халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бизнес-план гамәлгә ашырылганнан соң, гариза бирүче халыкны социаль яклау бүлегенә хисап бирергә тиеш.

Бизнес-план язу буенча әлеге бушлай укулар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгендә уза. Илкүләм проектның кураторы – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International