28 февральдә Татарстанда эшкуарларның экспортка чыгуы темасына бушлай вебинар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
«Экспорт: беренче адымнар. Яңа эш башлаучы экспортер нәрсә белергә тиеш?» вебинарында эшкуарлар продукцияне тышкы базарларга ничек чыгара башларга һәм нәрсәгә игътибар итәргә, башка илләр икътисадындагы вәзгыятьне ничек анализларга һәм, дәүләттән ярдәм алып, үз чыгымнарын киметергә өйрәнәчәкләр.
Онлайн-вебинар 10.00 сәгатьтә башлана, катнашу өчен Сайтта теркәлергә кирәк. Шуннан соң, трансляция өчен сылтама почтага җибәреләчәк. Эшкуарлар шулай ук тышкы базарларга чыгу һәм экспортерлар өчен ярдәм чаралары турында сорауларын Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны буенча бирә алалар.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен күпчелек ярдәм чаралары бушлай нигездә күрсәтелә. Алар арасында халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактына ярдәм, халыкара маркетплейсларда урнаштыру да бар.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыггуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.