Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бизнес өчен бушлай хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итү башланды.
Эшкуарлардан түләүсез хезмәт күрсәтүләргә гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» төбәк үзәге кабул итә.
2023 елда Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре Федераль салым хезмәте, РПФ, Социаль иминият фонды, Росстат, РФ Үзәк банкы сервисларына бер елга бушлай кереп, бушлай хисап тапшырудан файдалана алалар.
Татарстан үзмәшгульләре һәм бизнесының продукция сату һәм хезмәт күрсәтү базарларын киңәйтү өчен, ел дәвамында Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чаралары узачак. Ярдәм коллектив һәм шәхси күргәзмә стендын төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәү өчен түләүләрне үз эченә ала.
Маркетплейсларда товарларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле таныту өчен, «Минем бизнес» үзәге төрле сәүдә мәйданчыкларында эшне автоматлаштыру өчен аккаунт-менеджер күнекмәләрен бушлай өйрәтәчәк. Шулай ук SMM өлкәсенең әйдәп баручы экспертыннан Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында һәм мессенджерларда эшләү буенча мастер-класслар һәм бизнес соравы нигезендә формалаштырылган башка көнүзәк укыту программалары һәм чаралары булачак.
Экспортка ярдәм итү үзәге шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен чит ил базарларында чит ил сатып алучысын эзләүгә һәм сайлап алуга гаризалар кабул итә.
Ярдәм итү һәм хезмәт күрсәтү чараларына барлык гаризаларны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында https://мсп.рф/ электрон адресы буенча https://мсп.рф/ «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин.
Республикада эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү чаралары турында тулырак «Минем бизнес» Үзәге сайтында, шулай ук кайнар линия телефоны буенча белергә була: 8(843) 524-90-90.