Казанда Эстетик медицина үзәге «Ярдәм – 2022» программасы буенча кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 19,8 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез: төбәк гарантия оешмалары поручительлеге ярдәмендә финанслауны җәлеп итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аның белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелек итә.
«Алина Бухарова клиникасы» ҖЧҖ 2015 елдан бирле косметология хезмәтләре күрсәтүдә махсуслаша. Бизнесны киңәйтү өчен, компания бурычка финанслауны сорады. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2022» продукты кысаларында поручитель булды – 19,8 млн сум ярдәм күрсәтте, аның ярдәмендә компания файдалы шартларда 99 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны бизнесны алга таба үстерүгә – хезмәт күрсәтүләр спектрын киңәйтү өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтте.
«Ярдәм – 2022» ташламалы продукты санкция басымы шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән һәм кредитны тәэмин итү өчен үз акчалары булмаган эшкуарларга ташламалы шартларда поручительлекләр бирергә мөмкинлек бирә. Продукт буенча поручительлекнең иң зур суммасы 70 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта кызыксындыру буенча ставка иң түбән күрсәткечкә – 0,5 % ка кадәр киметелгән, шулай ук беренче 6 айга акчалата түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Гариза бирергә, үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу шартларына туры килүен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин. Ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.