22 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Казанда «Мин Татарстан инде ул» дигән бөтен республиканың үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак. «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга җиһазландырылган сәүдә урыннарын бушлай тәкъдим итәчәк. Анда үзмәшгульләр үз товарларын – Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер хуҗалыгы продукциясе, уенчыклар, өй бизәү әйберләре тәкъдим итә һәм сата алачак. Чара КУЭ илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
«Минем бизнес» үзәге Россия социаль челтәрләрендә реклама кабинетларында эшләү буенча бушлай укулар уздыра. Үзмәшгульләр һәм эшкуарлар өчен SMM өлкәсендә әйдәп баручы эксперттан онлайн-курста яңа чынбарлык шартларында таныту һәм нәтиҗәле сату турында сөйләячәкләр.
Үз юлын әле генә башлаган яки яңа стартапны башлап җибәргән Татарстан бизнесы вәкилләре өчен «Минем Бизнес» үзәгендә эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасының беренче затлары, бизнес-бергәлекләргә нигез салучылар һәм аның вәкилләре катнашында «Новые русские» белем бирү эшлекле проектының брифингы узачак.
Түбән Камада РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов җитәкчелегендә эшче төркемнең Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча күчмә утырышы узды. Утырышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һ. б. катнашты.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы индустрия паркларын йөкләргә һәм анда кирәкле инфраструктура төзергә ярдәм итәчәк ташламалы сәнәгать ипотекасын гамәлгә ашыру өчен банкларны игълан итте. Татарстанда ипотека алу өчен 13 банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
30 ноябрьдә Казанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче түгәрәк өстәл узачак. Эшкуарлар һәм экспертлар проектларны дәүләт ярдәме чараларын җәлеп итеп гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерлары өчен продукцияләрен төп сату базарларын билгеләргә һәм потенциаль сатып алучылар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 30 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән креатив макияж буенча осталар өчен мастер-класс узачак.
Илнең ике регионы делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында булды. Бурятия Республикасы һәм Приморье крае вәкилләре инвестицияләр җәлеп итүдә һәм эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә килде.
Россия төбәкләрендә 25 яшькә кадәрге эшкуарларга грантлар бирү дәвам итә. Хәзерге вакытта гран бирү буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы алдынгылар булып тора.